Гарантияләр

РЕВИЗОР

«Торакка туплау кооперативлары турында» 2004 елның 30 декабрендәге 215-ФЗ номерлы Федераль законның 50 статьясы нигезендә кооперативның финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерүдә тоту өчен кооператив әгъзаларының гомуми җыелышында, кооператив уставына туры китереп, кооперативның ревизия комиссиясе (ревизор) сайлап алына.

АУДИТОР

«Торакка туплау кооперативлары турында» 2004 елның 30 декабрендәге 215-ФЗ номерлы Федераль законның 54 статьясы нигезендә кооператив тарафыннан бухгалтерия исәбен һәм бухгалтерия (финанс) хисаплылыгын алып бару аудитор оешмасы (аудитор) тарафыннан ел саен зарури тикшерелергә тиеш.

Аудитор оешмасы (аудитор) белән шартнамә кооператив исеменнән кооперативның идарә рәисе яки кооператив идарәсендәге тиешле вәкаләтләргә ия булган әгъзаларның берсе тарафыннан төзелә.

Кооператив, аудитор оешмасы (аудитор) тарафыннан аудитор бәяләмәсе бирелгән көннән башлап биш көннән соңга калмыйча аудитор бәяләмәсенең күчермәсен Россия Банкына тапшырырга бурычлы.

РОСРЕЕСТР

«Күчемсез мөлкәткә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларны дәүләт теркәвенә алу турында» 1997 елның 21 июлендәге 122-ФЗ номерлы Федераль законның 2 статьясы нигезендә Күчемсез мөлкәткә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларны дәүләт теркәвенә алу (алга таба – хокукларны дәүләт теркәвенә алу) – Россия Федерациясе Граждан кодексы нигезендә күчемсез мөлкәткә хокуклар барлыкка килүен, бу хокуклардагы чикләүләрне (йөкләмәләрне), аларның күчүен яки туктатылуын дәүләт тарафыннан тану һәм раслаучы юридик акт.

Дәүләт теркәвенә алу теркәлгән хокук булуын раслаучы бердәнбер дәлил булып тора. Күчемсез мөлкәткә теркәлгән хокук фәкать суд тәртибендә генә бәхәс ителергә мөмкин.

«Күчемсез мөлкәткә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларны дәүләт теркәвенә алу турында» 1997 елның 21 июлендәге 122-ФЗ номерлы Федераль законның 9 статьясы нигезендә күчемсез мөлкәткә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларны дәүләт теркәвенә алуны дәүләт теркәвенә алу өлкәсендәге федераль орган һәм аның территориаль органнары – Татарстан Республикасы буенча Дәүләт теркәвенә алу, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе гамәлгә ашыра.

ФСХ

«Торакка туплау кооперативлары турында» 2004 елның 30 декабрендәге 215-ФЗ номерлы Федераль законның 5 статьясы нигезендә Кооперативта әгъза булып тору хокукы кооператив әгъзасы итеп кабул итү турында гариза тапшырган гражданин турындагы тиешле белешмәләр әлеге Федераль законда һәм «Юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу турында» 2001 елның 8 августындагы 129-ФЗ номерлы Федераль законда (алга таба – «Юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу турында» Федераль закон) каралган тәртиптә юридик затларның бердәм дәүләт реестрына кертелгәннән соң, гражданин тарафыннан әгъзалык кертеме һәм пай кертеме хисабына беренче түләү түләнгәннән соң барлыкка килә.

Кооператив уставында вәкаләт бирелгән кооператив органының карары кооперативка әгъза булып кабул итү турында гариза тапшырган гражданин турындагы белешмәләрне юридик затларның бердәм дәүләт реестрына кертү нигезе булып тора.

Юридик затларны дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыру вәкаләте бирелгән федераль башкарма хакимият органы кооперативка әгъза булып кабул итү турында гариза тапшырган гражданин турында белешмәләр юридик затларның бердәм дәүләт реестрына кертелгән бер эш көне эчендә кооперативка тиешле белешмәләрнең юридик затларның бердәм дәүләт реестрына кертелү фактын раслый торган документны бирә. Мондый документның формасы һәм эчтәлеге Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан вәкаләт бирелгән федераль башкарма хакимият органы тарафыннан билгеләнә.

Кооператив, кооперативка әгъза булып кабул итү турында гариза тапшырган гражданинның таләбе буенча, әлеге статьяның 7 өлешендә каралган документның кооператив мөһере һәм кооперативның вәкаләтле вазыйфаи затының имзасы белән таныкланган күчермәсен бирергә тиеш.

Кооперативка әгъза булып кабул итү турында гариза тапшырган гражданинның керү өчен әгъзалык кертемен һәм пай кертеме хисабына беренче түләүне кертүе аның турындагы белешмәләр юридик затларның бердәм дәүләт реестрына кертелгәннән соң гамәлгә ашырыла.

ҮЗӘК БАНК

"Торакка туплау кооперативлары турында" 2004 елның 30 декабрендәге 215-ФЗ номерлы Федераль законның 50 статьясы нигезендә торак урыннарны сатып алу өчен гражданнар акчасын җәлеп итү һәм файдалану буенча кооператив эшчәнлегенә, шулай ук әлеге Федераль закон, башка федераль законнар, Россия Федерациясенең бүтән норматив хокукый актлары һәм Россия Банкы норматив актлары таләпләренең үтәлүенә күзәтчелек Россия Банкы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

"Торакка туплау кооперативлары турында" 2004 елның 30 декабрендәге 215-ФЗ номерлы Федераль законның 51 статьясы нигезендә Россия Банкы торак урыннарны сатып алу өчен гражданнар акчасын җәлеп итү һәм файдалану буенча кооператив эшчәнлегенә, шулай ук әлеге Федераль закон таләпләренең үтәлүенә һәм кооперативның кооператив эшчәнлегенең финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә карата билгеләнгән таләпләргә җавап бирүенә күзәтчелекне гамәлгә ашырганда түбәндәгеләргә хокуклы:

  • кооперативның идарә органы белән бер кулда идарә итүче вазыйфасына кандидатларга квалификация таләпләрен, шулай ук профессиональ дәрәҗәсенә таләпләр, шул исәптән идарәче оешма җитәкчесенә яки идарәче затка карата, кооперативның баш бухгалтеры вазыйфасына таләпләр билгеләргә;
  • юридик затларны дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыруга вәкаләтле федераль башкарма хакимият органыннан әлеге Федераль законда һәм "Юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу турында" Федераль законда билгеләнә торган тәртиптә торакка туплау кооперативлары турында һәм торакка туплау кооперативларының үзкөйләнешле оешмалары турында белешмәләрне һәм документларны алырга;
  • рәсми статистика мәгълүматларын формалаштыру вазыйфаларын гамәлгә ашыруга вәкаләтле федераль башкарма хакимият органыннан һәм аның территориаль органнарыннан кооператив эшчәнлеген тикшерү функцияләрен гамәлгә ашыру өчен кирәкле мәгълүматларны һәм документларны алырга;
  • Россия Банкы билгеләгән тәртиптә, квартал саен кооперативтан аның эшчәнлегендәге финанс тотрыклылыгын бәяләү нормативларының һәм әлеге Федераль закон таләпләренең үтәлүе турында квартал саен хисаплылык алырга;
  • кооперативтан аның эшчәнлегендәге финанс тотрыклылыгын бәяләү нормативларының һәм әлеге Федераль закон таләпләренең үтәлүе турында хисаплылык алуның башка төрле ешлыгын билгеләргә;
  • кооперативлардан, торакка туплау кооперативларының үзкөйләнешле оешмаларыннан кооперативларның кооперативлар эшчәнлегенең финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә карата билгеләнгән таләпләргә туры килүен бәяләү өчен кирәкле документларның күчермәләрен алырга;
  • гражданнарның һәм юридик затларның әлеге Федераль закон таләпләре бозылуга бәйле шикаятьләрен карарга;
  • кооперативларның эшчәнлекләренә тикшерүләр уздырырга;
  • аларны бозган очракта, кооперативлардагы әгъзаларның әлеге Федераль законда каралган хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклап судка гариза белән мөрәҗәгать итәргә;
  • әлеге Федераль законда каралган бүтән вәкаләтләрне гамәлгә ашырырга.

Россия Банкында хезмәт итүче затлар үзләре тарафыннан хезмәт вазыйфалары үтәлгәндә кооператив органнарының яки кооператив органының бер кулдагы башкарма органы функцияләрен гамәлгә ашыручы идарәче оешманың яки идарәче затның эше өчен билгеләнгән урыннарга кирәкле документлар яки мәглүматлар белән танышу максатларында каршылыксыз үтеп керү хокукына ия.

Кооператив органнары яки кооператив органының бер кулдагы башкарма органы функцияләрен гамәлгә ашыручы идарәче оешма яки идарәче зат кооператив эшчәнлегенә күзәтчелек итү өчен Россия Банкына кирәкле документларны яки мәгълүматларны бирергә һәм язмача һәм (яки) телдән формаларда аңлатмалар бирергә бурычлы.

"Торакка туплау кооперативлары турында" 2004 елның 30 декабрендәге 215-ФЗ номерлы Федераль законның 52 статьясы нигезендә, кооператив тарафыннан әлеге Федераль закон таләпләре бозылган очракта, Россия Банкы күрсәтмәләре үтәлмәгәндә, кооператив әгъзаларына һәм башка гражданнарга мәгълүмат бирелмәгәндә яки тулы булмаган яки белә торган ялган мәгълүматлар бирелгәндә, Россия Банкы түбәндәгеләрне хокуклы:

  1. кооператив органыннан ачыкланган бозуларны бетерүне таләп итәргә;
  2. кооперативка ачыкланган бозуларны бетерү турында үтәү өчен мәҗбүри булган күрсәтмәләрне бирергә;
  3. әлеге Федераль законда, шулай ук административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән җаваплылык чараларын кулланырга.

Кооператив тарафыннан Россия Банкы билгеләгән чорда ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә үтәлмәгән очракта, шулай ук мондый бозулар кооператив әгзаларының хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә чын куркыныч тудырганда, Россия Банкы кооператив тиешле бозуларны бетергәнчегә кадәр кооперативның яңа әгъзаларын җәлеп итү буенча кооператив эшчәнлеге туктатып тору турында күрсәтмә чыгарырга хокуклы. Кооператив аның таләпләрен үтәмәгән очракта, Россия Банкы кооперативны бетерү турында таләп итеп, судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Кооператив тарафыннан законда тыелган эшчәнлек башкарылган очракта яки кооператив тарафыннан әлеге Федераль закон берничә тапкыр яки җитди рәвештә бозылганда, шулай ук федераль законнарда каралган бүтән очракларда Россия Банкы кооперативны бетерү турында таләп итеп, судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Күчемсез мөлкәт объектлары
«Весна» ТК«Весна» ТК (Казан ш.)

Кояшлы, җылы, гаилә өчен! Яшь гаиләләр өчен шау-шулы Казан үзәгеннән аерым урнашкан торак комплексы. Һәр ишегалды – машиналар һәм чит-ят кешеләр үтеп керүдән ябык булган аерым тирәлек. Проектта мәктәп һәм 2 балалар бакчасын төзү каралган. Гаилә белән йөрүләр өчен велосипед юллары, балалар өчен уен зонасы һәм йога-парк белән язгы зур парк ясалган. Яз: яңа тормыш башлангычы!

«Царево Village»ТК«Царево Village»ТК (Казан ш.)

Экологияле, кояшлы, уңайлы! Эко-комплекс Казаннан машина белән 10 минутлап бара торган урында, шәһәр ыгы-зыгысыннан еракта урманнар, кырлар һәм балыкчылар күле чолганышында урнашкан. 2 балалар бакчасы, мәктәп, иркен эко-парк, уен һәм спорт мәйданчыклары – комплекс территориясендә балалы яшь гаиләләргә бөтен яшәү шартлары тудырылган. Царево Village: беренчесе, яхшысы, үзеңнеке!

«Венский лес» ТК«Венский лес» ТК (Уфа ш.)

Элегантлы, зәвыкълы, затлы! Уфаның яңа торак комплексы шәһәрнең урман биләмәләре әйләндереп алган ВДНХ янәшәсендәге экологик чиста "Зеленая роща" районында урнашкан. Югары катлардан Уфа елгасының ямьле үзән һәм райондагы гүзәл табигать күренешләре ачыла. Комплекста үсеш алган инфраструктурада, балалар бакчасын да кертеп, кызыклы балалар һәм спорт мәйданчыклары, воркаут, җепле парк зонасы бар. Венск урманы: тормыш кварталы!

«Южный бульвар» ТК«Южный бульвар» ТК (Тольятти ш.)

Заманча, куркынычсыз, ышанычлы! Кирпечтән төзелгән йортлары белән торак комплексы Тольяттиның үсеш алучы Автозавод районында урнашкан. Фатирлар төзү концепциясе ишегалларында уңайлы тирәлек хасил итә, комплексның үсеш алган инфраструктурасында заманча балалар бакчалары һәм спорт мәйданнары, йөреп керә торган аллеялар, экстрим-парк һәм барбекю зонасы бар. Комплекс проектында балалар бакчасын төзү күздә тотыла. Южный Бульвар: Тольятти үзәгендә яңа тормыш!

«ART City» ТК«ART City» ТК (Казан ш.)

Кыю, ямьле, курку белми торган! Казан үзәгендә яшьләр һәм актив кешеләр өчен яңа торак комплексы урын алган. Яшәеш өчен уңайлыклы тирәлектә машиналардан һәм чит-ятлар үтеп керүдән ябык ишегалды-парклар, балалар бакчалары, җәяүлеләр өчен җәен йөреп керү өчен бульвар һәм креатив арт-объектлар. ART City: яшәү сәнгате!