«ART CITY» ТК

ЖК ART City

Бу тормышта барысына да өлгерергә яратучылар өчен фатир сайлаганда йортның шәһәр үзәгеннән ерак булмавы, шул ук вакытта, балалар белән йөрү өчен, ябык ишегалды булуы да мөһим. «ART City» торак комплексы уңайлы, актив яшәеш өчен барысын да күздә тоткан:

  • Машиналардан һәм чит-ятлардан ябык ишегалды территориясе.
  • Төрле яшьтәге балалар өчен уен мәйданчыклары.
  • Гаилә белән тынычлап йөреп керү һәм матур итеп фотога төшү өчен бульвар-парк.
  • Спорт мәйданчыклары һәм тренажерлы зоналар.

Матур архитектура, функциональ тирәлек һәм үсеш алган инфраструктура комплекстагы тормышны уңайлы, иминлекле итә, шул ук вакытта гадәтләнгән ритмны да саклап кала. Территориядә һәм подъездларда урнаштырылып, тәүлек әйләнәсе гамәлгә ашырыла торган видеокүзәтү ярдәмендә куркынычсызлык тәэмин ителә.

«Унистрой»дан «ART City» ТК

«ART City» торак комплексында зәвык, куркынычсызлык һәм уңайлы урыннарга өстенлек бирүче кешеләр яши. Әлеге проект ярдәмендә Сез үзегезне мавыктырган әйберләрне якын-тирәдә генә таба аласыз. Йорттан җәяүләп бара торган урында гына балалар өчен шөгыль мәйданчыклары, мәктәпләр, балалар бакчалары урнашкан. Гөрләп торган яшәеш шартлары турында хыялланасыз икән, ул вакытта Казандагы «ART City» торак комплексына рәхим итегез!

Фатир бәясен кичектереп түләү – һәркемнең хәленнән килә

Без ипотека кредиты урынына альтернатив чишелеш тәкъдим итәбез. Мөселманнар, гаилә бюджетына туры килә торган иттереп кичектереп түләү шарты белән, Шәригать кануннары буенча процентсыз гына фатир сатып алырга мөмкин. Моны ничек эшләргә соң? «Жилищные Традиции» торакка туплау кооперативы әгъзасы булырга кирәк. Кичектереп түләү мөмкинлеге – отышлы һәм уңайлы программа:

  • 60 айга кадәр процентсыз кичектереп түләү мөмкинлеге.
  • Керемнәр турындагы белешмәдән башка гына.
  • Поручитель таләп ителми.
  • Сатып алучы кертемнәр күләмен үзе билгели.
  • Шәригать кануннарына туры килә.

Әгәр дә сез банктан ипотека алырга теләмисез һәм процентлар түләүдән баш тартасыз икән, ул очракта торакка туплау кооперативында катнашу – заманча торак комплексыннан фатир алу өчен менә дигән мөмкинлек. Сату офисына килегез, тулырак мәгълүмат алыгыз һәм ышанычлы төзүчедән уңайлы, иминлекле, заманча торак комплексыннан яхшы планировкалы иркен фатир сатып алыгыз. Пай кертеме сыйфатында ана капиталын кулланырга яки иске фатирны яңасына алмаштырырга мөмкин.

Күчемсез мөлкәт объектлары
«Весна» ТК«Весна» ТК (Казан ш.)

Кояшлы, җылы, гаилә өчен! Яшь гаиләләр өчен шау-шулы Казан үзәгеннән аерым урнашкан торак комплексы. Һәр ишегалды – машиналар һәм чит-ят кешеләр үтеп керүдән ябык булган аерым тирәлек. Проектта мәктәп һәм 2 балалар бакчасын төзү каралган. Гаилә белән йөрүләр өчен велосипед юллары, балалар өчен уен зонасы һәм йога-парк белән язгы зур парк ясалган. Яз: яңа тормыш башлангычы!

«Царево Village»ТК«Царево Village»ТК (Казан ш.)

Экологияле, кояшлы, уңайлы! Эко-комплекс Казаннан машина белән 10 минутлап бара торган урында, шәһәр ыгы-зыгысыннан еракта урманнар, кырлар һәм балыкчылар күле чолганышында урнашкан. 2 балалар бакчасы, мәктәп, иркен эко-парк, уен һәм спорт мәйданчыклары – комплекс территориясендә балалы яшь гаиләләргә бөтен яшәү шартлары тудырылган. Царево Village: беренчесе, яхшысы, үзеңнеке!

«Венский лес» ТК«Венский лес» ТК (Уфа ш.)

Элегантлы, зәвыкълы, затлы! Уфаның яңа торак комплексы шәһәрнең урман биләмәләре әйләндереп алган ВДНХ янәшәсендәге экологик чиста "Зеленая роща" районында урнашкан. Югары катлардан Уфа елгасының ямьле үзән һәм райондагы гүзәл табигать күренешләре ачыла. Комплекста үсеш алган инфраструктурада, балалар бакчасын да кертеп, кызыклы балалар һәм спорт мәйданчыклары, воркаут, җепле парк зонасы бар. Венск урманы: тормыш кварталы!

«Южный бульвар» ТК«Южный бульвар» ТК (Тольятти ш.)

Заманча, куркынычсыз, ышанычлы! Кирпечтән төзелгән йортлары белән торак комплексы Тольяттиның үсеш алучы Автозавод районында урнашкан. Фатирлар төзү концепциясе ишегалларында уңайлы тирәлек хасил итә, комплексның үсеш алган инфраструктурасында заманча балалар бакчалары һәм спорт мәйданнары, йөреп керә торган аллеялар, экстрим-парк һәм барбекю зонасы бар. Комплекс проектында балалар бакчасын төзү күздә тотыла. Южный Бульвар: Тольятти үзәгендә яңа тормыш!

«ART City» ТК«ART City» ТК (Казан ш.)

Кыю, ямьле, курку белми торган! Казан үзәгендә яшьләр һәм актив кешеләр өчен яңа торак комплексы урын алган. Яшәеш өчен уңайлыклы тирәлектә машиналардан һәм чит-ятлар үтеп керүдән ябык ишегалды-парклар, балалар бакчалары, җәяүлеләр өчен җәен йөреп керү өчен бульвар һәм креатив арт-объектлар. ART City: яшәү сәнгате!

Персональ мәгълүматларны биргәндә, безнең сайт cookie файлларын һәм шуңа охшаш технологияләрне куллана.
Әлеге сайттан файдаланганда, сез cookie файлларының кулланылуына һәм Конфиденциальлек сәясәте нигезендә һәркем өчен мөмкин булган персональ мәгълүматларны эшкәртүгә риза булуыгызны раслыйсыз.