Яшь гаиләләрнең күпчелеге өчен фатир сатып алу тормыштагы мөһим этапларның берсе булып тора. Шуңа күрә дә, процент түләүне өнәмәүчеләр альтернатив ипотека буенча торак сатып алу вариантларын эзли. Башлангыч бәясен түләү өчен акча җыйган клиентлар өчен «Унистрой» компаниясе кичектереп түләү шарты белән «Беседа» торак комплексыннан торак сатып алырга тәкъдим итә. Программа, банк кредитларыннан башка гына, биш елга кадәр кичектереп түләү шарты белән торак шартларын яхшырту мөмкинлеген бирә.
Кичектереп түләүне ипотека белән чагыштырып караганда, программаның өстенлекләре күбрәк, әйтик, аның процентлары юк. Өстәвенә, сезгә фәлән кадәр белешмә һәм кәгазь дә тупларга туры килмәячәк. Кичектереп түләү бер паспорт буенча гына, залогсыз һәм поручительләрдән башка рәсмиләштерелә. Программадан файдалану өчен «Жилищные Традиции» торакка туплау кооперативына әгъза булып керергә кирәк. Моның өчен бары тик ике таләп үтәлүе шарт: 16 яшьтән өлкәнрәк һәм РФ гражданины паспортына ия булу. Процентсыз кичектереп түләү мөмкинлеге 5 елга кадәрге чорга бирелә. Мөселманнар өчен, Ислам кануннарын үтәп, торак сатып алу мөмкинлеге бу. Шәригать кануннарына туры килү турындагы бәяләмәне сайттан карагыз.
Кертемнәрне беренчел исәпләп чыгару өчен Торакка туплау кооперативы сайтында урнаштырылган онлайн калькулятордан файдаланыгыз. Опция, аерым параметрларны исәпкә алып, күчемсез милек сатып алуга киткән чыгымнарны: сайланган фатир бәясен, беренчел кертем күләмен, ана капиталын (әгәр балага 3 яшь тулган булса), кичектереп түләүнең аеруча туры килә торган чорын билгеләргә ярдәм итәчәк.
Калькулятор ярдәмендә сез якынча айлык түләү күләмен исәпләп чыгара аласыз. Опция санау эшләрен башкарганда вакытыгызны янга калдырыр һәм бюджетыгызга туры килә торган фатир параметрларын анализларга ярдәм итәр.
Әгәр сезнең өчен табигатькә якынрак булу өстенлекле булса, шул ук вакытта, заманча торак комплексына хас булганча, уңайлы һәм ышанычлы шартларда яшәве мөһим икән – фатирны Казандагы «Беседа» торак комплексыннан сатып алыгыз. Комплексның үзенчәлеге – Казанның тыныч районында, шәһәр шау-шуыннан еракта урнашкан булуында. Комплексны яшеллек әйләндереп алган, янәшәдә генә күл, спорт комплекслары урнашкан, ул шәһәрнең тыныч районы булып санала. «Беседа» торак комплексыннан торак сатып алучы кешеләр заманча инфраструктура, куркынычсызлык һәм уңайлылык булачагына инанып эш итә. Шуңа күрә дә комплекс, исеме җисеменә туры килә дигәндәй, тынычлыкка, якыннарың һәм туганнарың белән җылы итеп аралашып яшәүгә корылган.
Проект өстендә эшләгәндә төзүче оешма әлеге районда гомер итүче балалы гаиләләрнең ихтыяҗларына таянып эш иткән: яшәешнең югары стандартлары, ишегалдындагы иминлек һәм подъезларның эргономиялелеге исәпкә алынган.
«Унистрой»ның сату офисына килегез, үзегезгә ошаган фатирны сайлагыз һәм, Шәригать кануннары буенча кичектереп түләү мөмкинлеге белән, дустанә, җылы атмосфералы, функциональ торак тирәлеге тудырылган йорттан торак сатып алыгыз.
Кояшлы, җылы, гаилә өчен! Яшь гаиләләр өчен шау-шулы Казан үзәгеннән аерым урнашкан торак комплексы. Һәр ишегалды – машиналар һәм чит-ят кешеләр үтеп керүдән ябык булган аерым тирәлек. Проектта мәктәп һәм 2 балалар бакчасын төзү каралган. Гаилә белән йөрүләр өчен велосипед юллары, балалар өчен уен зонасы һәм йога-парк белән язгы зур парк ясалган. Яз: яңа тормыш башлангычы!
Экологияле, кояшлы, уңайлы! Эко-комплекс Казаннан машина белән 10 минутлап бара торган урында, шәһәр ыгы-зыгысыннан еракта урманнар, кырлар һәм балыкчылар күле чолганышында урнашкан. 2 балалар бакчасы, мәктәп, иркен эко-парк, уен һәм спорт мәйданчыклары – комплекс территориясендә балалы яшь гаиләләргә бөтен яшәү шартлары тудырылган. Царево Village: беренчесе, яхшысы, үзеңнеке!
Элегантлы, зәвыкълы, затлы! Уфаның яңа торак комплексы шәһәрнең урман биләмәләре әйләндереп алган ВДНХ янәшәсендәге экологик чиста "Зеленая роща" районында урнашкан. Югары катлардан Уфа елгасының ямьле үзән һәм райондагы гүзәл табигать күренешләре ачыла. Комплекста үсеш алган инфраструктурада, балалар бакчасын да кертеп, кызыклы балалар һәм спорт мәйданчыклары, воркаут, җепле парк зонасы бар. Венск урманы: тормыш кварталы!
Заманча, куркынычсыз, ышанычлы! Кирпечтән төзелгән йортлары белән торак комплексы Тольяттиның үсеш алучы Автозавод районында урнашкан. Фатирлар төзү концепциясе ишегалларында уңайлы тирәлек хасил итә, комплексның үсеш алган инфраструктурасында заманча балалар бакчалары һәм спорт мәйданнары, йөреп керә торган аллеялар, экстрим-парк һәм барбекю зонасы бар. Комплекс проектында балалар бакчасын төзү күздә тотыла. Южный Бульвар: Тольятти үзәгендә яңа тормыш!
Кыю, ямьле, курку белми торган! Казан үзәгендә яшьләр һәм актив кешеләр өчен яңа торак комплексы урын алган. Яшәеш өчен уңайлыклы тирәлектә машиналардан һәм чит-ятлар үтеп керүдән ябык ишегалды-парклар, балалар бакчалары, җәяүлеләр өчен җәен йөреп керү өчен бульвар һәм креатив арт-объектлар. ART City: яшәү сәнгате!
Персональ мәгълүматларны биргәндә, безнең сайт cookie файлларын һәм шуңа охшаш технологияләрне куллана.
Әлеге сайттан файдаланганда, сез cookie файлларының кулланылуына һәм Конфиденциальлек сәясәте нигезендә һәркем өчен мөмкин булган персональ мәгълүматларны эшкәртүгә риза булуыгызны раслыйсыз.