«Царево Village» ТК

ЖК Царево Village

«Унистрой» компаниясендә табигать тирәлегендә уңайлы шәһәр мохитен чагылдырган уникаль проект булдырылды. Шәһәр читендә таң каршыларга яратучылар өчен. Әле һаман да, каян фатир алырга икән, дип баш ватасызмы, ул очракта бу дәлилләр дөрес карарга килергә ярдәм итәр.

Торак комплексы Казаннан 15 минутлык ераклыкта урнашкан. Комплекс территориясендә актив ял һәм спорт белән шөгыльләнү өчен парк зонасы бар. «Царево Village» ТК – «Унистрой» федераль девелопер компаниясенең шәһәр читендәге азкатлы төзелеш проекты.

Әлеге проектка саф һавада булырга яраткан, кичләрен телевизор карамыйча футбол тубы тибүне кулай күргән кешеләр өстенлек бирә. Бу торак комплексында балалар белән озаклап һәм файдалы йөреп керү өчен барлык шартлар да бар.

«Царево Village» торак комплексының өстенлекләре:

  • Ирекле ачык тирәлек: комплекс экологик районда урнашкан.
  • Табигый мохит уңайлы инфраструктура белән яраштырылган.
  • Уңайлы транспорт элемтәсе.
  • Территориядә төрле мәнфәгатьле кешеләр һәм төрле яшьтәге категорияләр өчен зоналар бар.
  • Ачык һавада спорт белән шөгыльләнү өчен берничә мәйданчык урнашкан.
  • Территориядә һәм подъездларда тәүлек әйләнәсе видеокүзәтү гамәлгә ашырыла.
  • Һәр подъездда бикләнә торган коляска бүлмәләре бар.

Проект белән якыннанрак танышу өчен, төзүче оешма теләге булганнарны комплекс буенча экскурсияләргә чакыра.

Кичектереп түләү шарты белән ничек фатир алырга

Әгәр дә «Царево Village» торак комплексында фатир сатып алырга теләсәгез, әмма акчагыз җитеп бетмәсә, без сезгә Шәригать кануннарына туры китереп, фатирны процентларсыз гына 5 елга кадәр кичектереп түләү мөмкинлеге белән сатып алырга тәкъдим итәбез. Кичектереп түләү мөмкинлеге банклардан һәм кредитлардан башка гына бирелә, бу исә Исламча яшәүчеләр өчен бик мөһим нәрсә. Әгәр сездә торак бәясенең 50%ы булса, ул вакытта паспорт һәм ИНН номеры ярдәмендә фатирга бронь билгели аласыз. Кичектереп түләү мөмкинлеген рәсмиләштергәндә, сатып алучы 5 елга кадәр түләү чорын һәм кертемнәр күләмен үз финанс мөмкинлекләренә карап билгели.

«Унистрой» компаниясенең Казандагы яки «Царево Village» торак комплексының Яңа Шигали авылындагы сату офисына килегез, биредә сезгә иркен фатир сайларга булышырлар. Кичектереп түләү мөмкинлеге белән торак сатып алу үзенчәлекләре турында белешегез һәм инде бик тиздән яңа йорттан шәхси фатир хуҗасы булу бәхетенә ирешегез.

Күчемсез мөлкәт объектлары
«Весна» ТК«Весна» ТК (Казан ш.)

Кояшлы, җылы, гаилә өчен! Яшь гаиләләр өчен шау-шулы Казан үзәгеннән аерым урнашкан торак комплексы. Һәр ишегалды – машиналар һәм чит-ят кешеләр үтеп керүдән ябык булган аерым тирәлек. Проектта мәктәп һәм 2 балалар бакчасын төзү каралган. Гаилә белән йөрүләр өчен велосипед юллары, балалар өчен уен зонасы һәм йога-парк белән язгы зур парк ясалган. Яз: яңа тормыш башлангычы!

«Царево Village»ТК«Царево Village»ТК (Казан ш.)

Экологияле, кояшлы, уңайлы! Эко-комплекс Казаннан машина белән 10 минутлап бара торган урында, шәһәр ыгы-зыгысыннан еракта урманнар, кырлар һәм балыкчылар күле чолганышында урнашкан. 2 балалар бакчасы, мәктәп, иркен эко-парк, уен һәм спорт мәйданчыклары – комплекс территориясендә балалы яшь гаиләләргә бөтен яшәү шартлары тудырылган. Царево Village: беренчесе, яхшысы, үзеңнеке!

«Венский лес» ТК«Венский лес» ТК (Уфа ш.)

Элегантлы, зәвыкълы, затлы! Уфаның яңа торак комплексы шәһәрнең урман биләмәләре әйләндереп алган ВДНХ янәшәсендәге экологик чиста "Зеленая роща" районында урнашкан. Югары катлардан Уфа елгасының ямьле үзән һәм райондагы гүзәл табигать күренешләре ачыла. Комплекста үсеш алган инфраструктурада, балалар бакчасын да кертеп, кызыклы балалар һәм спорт мәйданчыклары, воркаут, җепле парк зонасы бар. Венск урманы: тормыш кварталы!

«Южный бульвар» ТК«Южный бульвар» ТК (Тольятти ш.)

Заманча, куркынычсыз, ышанычлы! Кирпечтән төзелгән йортлары белән торак комплексы Тольяттиның үсеш алучы Автозавод районында урнашкан. Фатирлар төзү концепциясе ишегалларында уңайлы тирәлек хасил итә, комплексның үсеш алган инфраструктурасында заманча балалар бакчалары һәм спорт мәйданнары, йөреп керә торган аллеялар, экстрим-парк һәм барбекю зонасы бар. Комплекс проектында балалар бакчасын төзү күздә тотыла. Южный Бульвар: Тольятти үзәгендә яңа тормыш!

«ART City» ТК«ART City» ТК (Казан ш.)

Кыю, ямьле, курку белми торган! Казан үзәгендә яшьләр һәм актив кешеләр өчен яңа торак комплексы урын алган. Яшәеш өчен уңайлыклы тирәлектә машиналардан һәм чит-ятлар үтеп керүдән ябык ишегалды-парклар, балалар бакчалары, җәяүлеләр өчен җәен йөреп керү өчен бульвар һәм креатив арт-объектлар. ART City: яшәү сәнгате!

Персональ мәгълүматларны биргәндә, безнең сайт cookie файлларын һәм шуңа охшаш технологияләрне куллана.
Әлеге сайттан файдаланганда, сез cookie файлларының кулланылуына һәм Конфиденциальлек сәясәте нигезендә һәркем өчен мөмкин булган персональ мәгълүматларны эшкәртүгә риза булуыгызны раслыйсыз.