«Весна» ТК

ЖК Весна

Бар яктан да туры килә торган фатир табуы җиңел эш түгел. Гаиләнең барлык әгъзалары өчен дә ярый торган сыйфатламалар нисбәте: заманча планировка, кулай бәя, яхшы һәм уңайлы урын, яхшы күршеләр зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дә кешеләр, асылда, яңа төзелгән йортлардан фатир сатып алырга тырыша. Әгәр сез актив яшәү рәвеше яклы булсагыз, торакның зәвыклы һәм иминлекле булуы өстен торса – «Весна» торак комплексына рәхим итегез.

Казандагы «Весна» ТК – һәркем өчен уңайлы

Әгәр дә сез Казандагы матур торак комплексында гаиләле, уртак мәнфәгатьләр яклы күршеләр белән яшәү турында хыялланасыз икән, бу очракта «Весна» торак комплексы идеаль вариант булачак. Чөнки монда гадәти шәһәр тормышы өчен барлык шартлар да тудырылган, йорт белән янәшә генә актив ял итү мөмкинлеге дә бар, ә күршеләр – гаилә кыйммәтләрен барыннан да өстен күрүче кешеләр. Торак комплексы шау-шулы шәһәр үзәгеннән читтә урнашкан, шуңа күрә дә уңайлылык һәм тулы канлы ял итү мөмкинлеге тәэмин ителгән. Балалы яшь гаиләләргә торак комплексында тагын да уңайлы булачак: ябык ишегалды, йөреп керү өчен дә, дуслар белән очрашу өчен дә матур зур парк. Яңа тормыш турында хыялланасыз икән, моны «Весна» торак комплексыннан башларга кирәк. Хәтта артык эшлекле әтиләр дә эштән кайткач балалары белән урамга чыга.

«Весна» торак комплексында аеруча кадерле әйберләр:

  • Территорияне оештыруга уникаль концептуаль якын килү: «Шәһәр эчендә шәһәр». Машиналардан һәм чит-ятлардан ябык тирәлек.
  • Матур архитектура: фасадлар ачык һәм үзенчәлекле итеп бизәлгән.
  • Саклана торган территория.
  • Балалар белән йөрү һәм гаилә белән актив ял итү өчен махсус урыннар.
  • Шәһәрнең экологик районында урнашкан булуы.
  • Уңайлы, заманча планировкалы фатирлар.
  • Матурлык, функциональлек һәм технологиялелек бәйләнеше.
  • Якында гына мәчет урнашкан.

Фатирны ничек сайларга

«Унистрой» компаниясеннән Казандагы «Весна» торак комплексында яңа фатирны 5 елга кадәр кичектереп түләү мөмкинлеге белән, мөселманнар өчен Шәригать кануннарына туры китереп, сатып алырга мөмкин. Туры килә торган планировканы сайлау өчен, Сез төзүче оешманың сату офисына килә аласыз. Кичектереп түләү мөмкинлеге буенча башлангыч исәпләмәләрне дә шунда ук ясатып, кооперативка әгъза булып керә аласыз.

Кичектереп түләү мөмкинлеге керемнәрне расламыйча гына рәсмиләштерелә, документлардан бары тик паспорт һәм ИНН номеры таләп ителә.

«Жилищные Традиции» торакка туплау кооперативы – тулы бәясенең 50%ы булган очракта ипотека кредитыннан башка гына фатир сатып алу, гомуми нигезләрдә ачкыч алып, фатир бәясен тулысынча түләп бетергәнчегә кадәр пай кертемнәрен түләп, анда яшәү мөмкинлеге ул.

Күчемсез мөлкәт объектлары
«Весна» ТК«Весна» ТК (Казан ш.)

Кояшлы, җылы, гаилә өчен! Яшь гаиләләр өчен шау-шулы Казан үзәгеннән аерым урнашкан торак комплексы. Һәр ишегалды – машиналар һәм чит-ят кешеләр үтеп керүдән ябык булган аерым тирәлек. Проектта мәктәп һәм 2 балалар бакчасын төзү каралган. Гаилә белән йөрүләр өчен велосипед юллары, балалар өчен уен зонасы һәм йога-парк белән язгы зур парк ясалган. Яз: яңа тормыш башлангычы!

«Царево Village»ТК«Царево Village»ТК (Казан ш.)

Экологияле, кояшлы, уңайлы! Эко-комплекс Казаннан машина белән 10 минутлап бара торган урында, шәһәр ыгы-зыгысыннан еракта урманнар, кырлар һәм балыкчылар күле чолганышында урнашкан. 2 балалар бакчасы, мәктәп, иркен эко-парк, уен һәм спорт мәйданчыклары – комплекс территориясендә балалы яшь гаиләләргә бөтен яшәү шартлары тудырылган. Царево Village: беренчесе, яхшысы, үзеңнеке!

«Венский лес» ТК«Венский лес» ТК (Уфа ш.)

Элегантлы, зәвыкълы, затлы! Уфаның яңа торак комплексы шәһәрнең урман биләмәләре әйләндереп алган ВДНХ янәшәсендәге экологик чиста "Зеленая роща" районында урнашкан. Югары катлардан Уфа елгасының ямьле үзән һәм райондагы гүзәл табигать күренешләре ачыла. Комплекста үсеш алган инфраструктурада, балалар бакчасын да кертеп, кызыклы балалар һәм спорт мәйданчыклары, воркаут, җепле парк зонасы бар. Венск урманы: тормыш кварталы!

«Южный бульвар» ТК«Южный бульвар» ТК (Тольятти ш.)

Заманча, куркынычсыз, ышанычлы! Кирпечтән төзелгән йортлары белән торак комплексы Тольяттиның үсеш алучы Автозавод районында урнашкан. Фатирлар төзү концепциясе ишегалларында уңайлы тирәлек хасил итә, комплексның үсеш алган инфраструктурасында заманча балалар бакчалары һәм спорт мәйданнары, йөреп керә торган аллеялар, экстрим-парк һәм барбекю зонасы бар. Комплекс проектында балалар бакчасын төзү күздә тотыла. Южный Бульвар: Тольятти үзәгендә яңа тормыш!

«ART City» ТК«ART City» ТК (Казан ш.)

Кыю, ямьле, курку белми торган! Казан үзәгендә яшьләр һәм актив кешеләр өчен яңа торак комплексы урын алган. Яшәеш өчен уңайлыклы тирәлектә машиналардан һәм чит-ятлар үтеп керүдән ябык ишегалды-парклар, балалар бакчалары, җәяүлеләр өчен җәен йөреп керү өчен бульвар һәм креатив арт-объектлар. ART City: яшәү сәнгате!

Персональ мәгълүматларны биргәндә, безнең сайт cookie файлларын һәм шуңа охшаш технологияләрне куллана.
Әлеге сайттан файдаланганда, сез cookie файлларының кулланылуына һәм Конфиденциальлек сәясәте нигезендә һәркем өчен мөмкин булган персональ мәгълүматларны эшкәртүгә риза булуыгызны раслыйсыз.