Ничек керергә

2005 елдан башлап Россия Федерациясендә "Торакка туплау кооперативлары турында" 215-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – Закон) гамәлдә. Торак шартларын яхшырту буенча әлеге файдалы һәм уңайлы мөмкинлек дәүләт тарафыннан бирелә һәм гражданнарның үзләренең инициативаларына таяна.

«Торакка туплау кооперативы – гражданнарның әгъза булып торуы нигезендә кооператив әгъзаларының торак урыннарга булган ихтыяҗын кооператив әгъзаларының пай кертемнәрен берләштерү юлы белән канәгатьләндерү максатларында ирекле берләшмәсе буларак төзелгән кулланучылар кооперативы» — диелә «Торакка туплау кооперативлары турында» 215-ФЗ номерлы Федераль законның 2 статьясының 1 өлешендәге 1 пунктында.

Закон нигезендә «Жилищные Традиции» ТТК төзелде. «Жилищные Традиции» ТТК төп максаты — торак шартларын яхшырту таләп ителгән һәркемгә торак урыннарын сатып алуда ярдәм итү, өстәвенә тизрәк, ышанычлырак һәм кыйммәтле булмаган нигездә.

Эш итү тәртибе

Офиска
килергә

Фатир
сайларга

Кооперативка керү турында
гариза бирергә

Кем ТТК әгъзасы була ала

16 яшенә җиткән, торак шартларын яхшырту өчен дә, башка төрле законлы максатларда да, торак урын (фатир, торак йорт) сатып алу максаты булган Россиянең теләсә кайсы гражданины ТТК әгъзасы була ала. Юридик зат ТТК әгъзасы була алмый.

ТТК ярдәмендә сез фатирны ни рәвешле сатып аласыз һәм ТТК ничек эшли?

ТТК төп максаты — кооперативтагы әгъзаларның пай кертемнәрен берләштерү юлы белән кооператив әгъзаларының торак урыннарына булган ихтыяҗларын канәгатьләндерү. ТТКда әгъза булып торуның төп өстенлекләре:

  • фатир сатып алу срогын шактый киметү мөмкинлеге;
  • ипотека һәм кредитның башка төрләре белән чагыштырганда фатир сатып алуга чыгымнарны киметү мөмкинлеге;
  • Кооператив әгъзаларының Гомуми җыелышларында тавыш бирү юлы белән Кооператив эшчәнлегендә турыдан-туры катнашу;

Торакка туплау кооперативы – коммерциясез оешма. ТТК кергәннән соң кооператив әгъзасы даими рәвештә кертемнәр түләп, гомуми кассаны тулыландырырга бурычлы. Туплауның иң уңайлы схемасын, ягъни акча кертү срокларын һәм кертелә торган суммаларның күләмнәрен сайлау мөмкинлеге бар, бу исә торакны чыннан да сатып алырлык итә. Сатып алу өчен күздә тотылган торак бәясенең 50 проценты туплангач һәм туплау өчен кирәкле чор узып киткәч кооператив әгъзасы җитеп бетмәгән сумманы ТТК пай фондыннан ала. Ул сатып алынмаган пай бәясен ТТК эзлекле рәвештә түләп, сатып алынган торакта теркәлергә һәм яшәргә мөмкин. ТТК белән исәп-хисап тулысынча ясалып беткәч, гражданин торакны үз мөлкәтенә ала һәм Законның 9 ст. 6 п. нигезендә кооператив әгъзасы булудан туктый.

Ипотека белән чагыштырганда ТТКның төп өстенлекләре:

а) фатир сатып алу өчен өстәмә чыгымнар шактый ким;
б) беренче кертем түләргә кирәкми;
в) үз керемнәреңне раслау зарурлыгы юк;
г) кулда булган торакны, торак сертификатын, ана капиталын пай кертемен түләү сыйфатында исәпкә алу мөмкинлеге бар.

Фатир сатып алу сроклары

Кооператив әгъзасы тарафыннан түләнгәннән соң аның өчен торак сатып алу яки кооператив тарафыннан аңа торак төзү хокукы барлыкка килә торган пай кертеменең бер өлешен кооператив әгъзасы тарафыннан түләүнең минималь срогы кооператив уставында билгеләнә. Бу вакытта, кооператив эшчәнлегенең икенче елыннан башлап, туплауның күрсәтелгән минималь срогы ике елдан азрак була алмый.

Пайны ваклап түләү чоры торак сатып алу өчен пай акчаларын туплау срогыннан бер ярымнан артыгракка артып китә алмый.

Түләүләр

Шунысын билгеләп үтү мөһим, Сезнең барлык түләүләрегез дә турыдан-туры Сезнең ихтыярга һәм Сезнең мөмкинлекләрегезгә бәйле, чөнки Сез сатып алырга планлаштырган фатирга һәм аның бәясенә карап исәпләнә.

Беренче чиратта, Сез өч мөһим юнәлешне билгеләргә тиешсез:

— Сез (бәясе буенча) нинди фатир сатып алырга телисез;
— сайлап алынган фатир бәясенең 50 процентын туплау өчен Сезгә нинди срок кирәк булачак;
— Үзегез өчен фатир сатып алганнан соң Сез кооператив белән кайсы срокта исәп-хисапны төгәлли алачаксыз.

Түләүләрнең ике төрен билгеләргә мөмкин – пай һәм әгъза кертемнәре.

Пай кертемнәре – сатып алына торган фатир өчен турыдан-туры түләү. Андый түләүләргә ТТК керү этапларында, ТТК пай туплау һәм түләү этапларында ТТК әгъзасы тарафыннан башкарыла торган түләүләр керә.

Әгъза кертеме - кооператив әгъзасы тарафыннан Кооперативның аның Уставында каралган эшчәнлекне гамәлгә ашыруына бәйле чыгымнарны каплау өчен ай саен түләнә торган акча, Кооперативның торак урыннарын сатып алу, төзү өчен гражданнарның акчаларын җәлеп итү һәм файдалану эшчәнлегеннән тыш. 1000 сум күләмендәге әгъза кертемнәре ай саен кертелә.

ТТК кергән очракта Сез түбәндәгеләрне кертергә тиеш:

10 000 сум – әгъза тарафыннан бер тапкыр түләнә торган кереш кертеме (фатир бәясен түләү суммасына керми һәм ТТКның агымдагы эшчәнлегендәге чыгымнарны каплау өчен файдаланыла).

ТТКда катнашу принциплары һәм аның эш механизмнары

Иң әүвәл Сез кайсы фатирны сатып алырга һәм сайлап алынган фатир бәясенең 50 процентын туплау өчен Сезгә нинди срок кирәк булуын ачыклыйсыз. Шуннаң соң Сез сатып алынган торак өчен тулысынча кайсы срокта исәп-хисапны төгәлли алуыгызны ачыклыйсыз. Фатирның Сез билгеләгән бәясе һәм туплау срогы Сезнең тарафтан СЕЗ ТТКда әгъза булып торган чорда, Сезнең матди хәлегезгә һәм ихтыяҗларыгызга карап, үзгәртелергә (киметелергә яки арттырылырга) мөмкин. Сезнең тарафтан фатирның беренчел билгеләнгән (планлаштырылган) бәясе һәм ваклап түләү срогы Сезнең агымдагы түләүләрегезне исәпләп чыгару базасы булып торачак.

Күчемсез мөлкәт объектлары
«Весна» ТК«Весна» ТК (Казан ш.)

Кояшлы, җылы, гаилә өчен! Яшь гаиләләр өчен шау-шулы Казан үзәгеннән аерым урнашкан торак комплексы. Һәр ишегалды – машиналар һәм чит-ят кешеләр үтеп керүдән ябык булган аерым тирәлек. Проектта мәктәп һәм 2 балалар бакчасын төзү каралган. Гаилә белән йөрүләр өчен велосипед юллары, балалар өчен уен зонасы һәм йога-парк белән язгы зур парк ясалган. Яз: яңа тормыш башлангычы!

«Царево Village»ТК«Царево Village»ТК (Казан ш.)

Экологияле, кояшлы, уңайлы! Эко-комплекс Казаннан машина белән 10 минутлап бара торган урында, шәһәр ыгы-зыгысыннан еракта урманнар, кырлар һәм балыкчылар күле чолганышында урнашкан. 2 балалар бакчасы, мәктәп, иркен эко-парк, уен һәм спорт мәйданчыклары – комплекс территориясендә балалы яшь гаиләләргә бөтен яшәү шартлары тудырылган. Царево Village: беренчесе, яхшысы, үзеңнеке!

«Венский лес» ТК«Венский лес» ТК (Уфа ш.)

Элегантлы, зәвыкълы, затлы! Уфаның яңа торак комплексы шәһәрнең урман биләмәләре әйләндереп алган ВДНХ янәшәсендәге экологик чиста "Зеленая роща" районында урнашкан. Югары катлардан Уфа елгасының ямьле үзән һәм райондагы гүзәл табигать күренешләре ачыла. Комплекста үсеш алган инфраструктурада, балалар бакчасын да кертеп, кызыклы балалар һәм спорт мәйданчыклары, воркаут, җепле парк зонасы бар. Венск урманы: тормыш кварталы!

«Южный бульвар» ТК«Южный бульвар» ТК (Тольятти ш.)

Заманча, куркынычсыз, ышанычлы! Кирпечтән төзелгән йортлары белән торак комплексы Тольяттиның үсеш алучы Автозавод районында урнашкан. Фатирлар төзү концепциясе ишегалларында уңайлы тирәлек хасил итә, комплексның үсеш алган инфраструктурасында заманча балалар бакчалары һәм спорт мәйданнары, йөреп керә торган аллеялар, экстрим-парк һәм барбекю зонасы бар. Комплекс проектында балалар бакчасын төзү күздә тотыла. Южный Бульвар: Тольятти үзәгендә яңа тормыш!

«ART City» ТК«ART City» ТК (Казан ш.)

Кыю, ямьле, курку белми торган! Казан үзәгендә яшьләр һәм актив кешеләр өчен яңа торак комплексы урын алган. Яшәеш өчен уңайлыклы тирәлектә машиналардан һәм чит-ятлар үтеп керүдән ябык ишегалды-парклар, балалар бакчалары, җәяүлеләр өчен җәен йөреп керү өчен бульвар һәм креатив арт-объектлар. ART City: яшәү сәнгате!

Персональ мәгълүматларны биргәндә, безнең сайт cookie файлларын һәм шуңа охшаш технологияләрне куллана.
Әлеге сайттан файдаланганда, сез cookie файлларының кулланылуына һәм Конфиденциальлек сәясәте нигезендә һәркем өчен мөмкин булган персональ мәгълүматларны эшкәртүгә риза булуыгызны раслыйсыз.