«Лето» ТК

Казандагы «Лето» торак комплексы: Шәригать кануннары буенча кичектереп түләп алып була торган уңайлы фатирлар

Яшь гаиләләр фатирларны балалар белән яшәве җайлы булган заманча һәм функциональ, яңа төзелгән йортлардан сатып алуны өстен күрә. Шул ук вакытта сабыйларның һәм аларның әти-әниләренең куркынычсызлыгы беренче урында тора. Яңа торак комплексында Унистройның төзелеш оешмасы, башка проектлардагы кебек үк, машиналар булмаган ябык ишегалды концепциясен гамәлгә ашырган. Бу исә куркынычсызлык турында борчылмыйча, теләсә кайсы вакытта гаилә белән йөреп керү мөмкинлеген бирә. 

Казандагы «Лето» торак комплексы: зәвыклы архитектура стиле һәм мөмкин кадәр уңайлы

Яңа торак комплексындагы фасадлар кабатланмас төсләрдә башкарылган: үзара контраст табигый төсмерләр, чыннан да, стильле һәм күркәм күренә. Ә функциональ ишегалды тирәлеге, уйлап башкарылган басмасыз керү төркемнәре, фатирларны кулай планлаштыру чишелешләре – боларның барысы да халык өчен мөмкин кадәр уңайлы булсын өчен эшләнгән. «Лето» торак комплексының өстенлекләре:

  • Шәхси парк һәм яр буе – табигать белән бергә яшәгез.
  • Шәһәр үзәгеннән 10 минутлык юл: каланың үзәк өлешенә бару өчен бик аз вакыт китә.
  • Катлар саны үзгәреп торган йортлар, стильле архитектура, дуслар һәм балалар белән ял итү өчен уйлап эшләнелгән гүзәл ял итү зоналары – торак комплексындагы һәр нәрсәдә зәвык бар.
  • Уңайлы планировкалар, беренче һәм соңгы катларда террасалы фатирлар, күзәтү өчен почмак тәрәзәләре, һәр подъездда каралган бала арбалары кую урыннары – торак комплексының һәр өлеше уңайлы булсын өчен эшләнгән.
  • Кунаклар өчен машина кую урыннары, халык өчен җир асты һәм күпкатлы паркинг – куркынычсыз да, отышлы да.
  • Балалар өчен эко-материаллардан эшләнгән функциональ мәйданчыклар балаларның әйләнә-тирәлек белән интерактив багланышларын, күзаллау, вак моторика кебек күнекмәләр үстерүне һ.б. күздә тота.

 

«Лето» торак комплексыннан ничек фатир сатып алырга

 

Кичектереп түләү программасын кулланып, пакъ абруйлы, зур төзелеш оешмасы төзегән яңа йорттан хыялыгызда йөрткән фатирны сатып алыгыз. «Жилищные Традиции» торакка туплау кооперативы аша кичектереп түләү – ул, күчемсез милек бәясенең кимендә 50%ы булган очракта, торак сатып алу мөмкинлеге. Үзенчәлекләре: 

  • 16 яше тулган гражданнар Торакка туплау кооперативында пайчы булып, кичектереп түләү мөмкинлеген рәсмиләштерә ала.
  • Процентсыз, иминиятләштермичә, штрафларсыз гына. Фатир бәясен түләү мөмкинлеге булмаса да, сез Шәригать кануннары буенча торак сатып ала аласыз.
  • Бер документ (паспорт) буенча гына рәсмиләштерү.
  • Түләү өчен җаваплы затлардан һәм залогтан башка гына.
  • Беренче яки агымдагы түләү сыйфатында ана капиталын куллану мөмкинлеге.
  • Кичектереп түләү чоры – 5 елга кадәр. Түләүләр суммасын һәм срогын, финанс мөмкинлекләренә карап, сатып алучы үзе билгели.

Казандагы торак комплексы һәм Торакка туплау кооперативы аша торак урын рәсмиләштерү үзенчәлекләре турында Унистрой офисыннан белешергә мөмкин. Шәригать кануннарын үтәп, уңайлы һәм стильле торак сатып алыгыз, яңа фатирда яшәү рәхәтен тоеп гомер итегез.

Күчемсез мөлкәт объектлары
«Весна» ТК«Весна» ТК (Казан ш.)

Кояшлы, җылы, гаилә өчен! Яшь гаиләләр өчен шау-шулы Казан үзәгеннән аерым урнашкан торак комплексы. Һәр ишегалды – машиналар һәм чит-ят кешеләр үтеп керүдән ябык булган аерым тирәлек. Проектта мәктәп һәм 2 балалар бакчасын төзү каралган. Гаилә белән йөрүләр өчен велосипед юллары, балалар өчен уен зонасы һәм йога-парк белән язгы зур парк ясалган. Яз: яңа тормыш башлангычы!

«Царево Village»ТК«Царево Village»ТК (Казан ш.)

Экологияле, кояшлы, уңайлы! Эко-комплекс Казаннан машина белән 10 минутлап бара торган урында, шәһәр ыгы-зыгысыннан еракта урманнар, кырлар һәм балыкчылар күле чолганышында урнашкан. 2 балалар бакчасы, мәктәп, иркен эко-парк, уен һәм спорт мәйданчыклары – комплекс территориясендә балалы яшь гаиләләргә бөтен яшәү шартлары тудырылган. Царево Village: беренчесе, яхшысы, үзеңнеке!

«Венский лес» ТК«Венский лес» ТК (Уфа ш.)

Элегантлы, зәвыкълы, затлы! Уфаның яңа торак комплексы шәһәрнең урман биләмәләре әйләндереп алган ВДНХ янәшәсендәге экологик чиста "Зеленая роща" районында урнашкан. Югары катлардан Уфа елгасының ямьле үзән һәм райондагы гүзәл табигать күренешләре ачыла. Комплекста үсеш алган инфраструктурада, балалар бакчасын да кертеп, кызыклы балалар һәм спорт мәйданчыклары, воркаут, җепле парк зонасы бар. Венск урманы: тормыш кварталы!

«Южный бульвар» ТК«Южный бульвар» ТК (Тольятти ш.)

Заманча, куркынычсыз, ышанычлы! Кирпечтән төзелгән йортлары белән торак комплексы Тольяттиның үсеш алучы Автозавод районында урнашкан. Фатирлар төзү концепциясе ишегалларында уңайлы тирәлек хасил итә, комплексның үсеш алган инфраструктурасында заманча балалар бакчалары һәм спорт мәйданнары, йөреп керә торган аллеялар, экстрим-парк һәм барбекю зонасы бар. Комплекс проектында балалар бакчасын төзү күздә тотыла. Южный Бульвар: Тольятти үзәгендә яңа тормыш!

«ART City» ТК«ART City» ТК (Казан ш.)

Кыю, ямьле, курку белми торган! Казан үзәгендә яшьләр һәм актив кешеләр өчен яңа торак комплексы урын алган. Яшәеш өчен уңайлыклы тирәлектә машиналардан һәм чит-ятлар үтеп керүдән ябык ишегалды-парклар, балалар бакчалары, җәяүлеләр өчен җәен йөреп керү өчен бульвар һәм креатив арт-объектлар. ART City: яшәү сәнгате!

Персональ мәгълүматларны биргәндә, безнең сайт cookie файлларын һәм шуңа охшаш технологияләрне куллана.
Әлеге сайттан файдаланганда, сез cookie файлларының кулланылуына һәм Конфиденциальлек сәясәте нигезендә һәркем өчен мөмкин булган персональ мәгълүматларны эшкәртүгә риза булуыгызны раслыйсыз.