"Жилищные Традиции"
торакка туплау кооперативы

Шәригать кануннары буенча
алу мөмкинлеге булган торак

Безнең өстенлекләр

Һәр гаиләнең хосусый мөмкинлекләрен исәпкә алып һәм гореф-гадәтләрне, Ислам кыйммәтләрен һәм нормаларын үтәп, фатир сатып алу өчен уңайлыклы шартлар тәкъдим итәбез.

Залогсыз һәм түләүдә башка затлардан җаваплылык таләп итмичә. Рәсмиләштерү өчен бары тик паспорт кына кирәк.

Рибачы (риба) процентларын исәпләү системасыннан башка.

Мәҗбүри иминиятләштерүдән, пенялардан, штрафлардан һәм килешү шартларын үтәмәгән өчен түләнә торган штрафлардан башка.

Түләү буенча уңайлы шартлар. Срокларны һәм түләүләрне хосусый исәпләп чыгару.

Ышанычлы төзүчедән фатирлар. Унистрой компаниясеннән төзелеш объектлары.

Ана капиталын башлангыч яисә агымдагы түләү кертеме буларак түләргә мөмкин.

Күчемсез мөлкәт объектлары
«Весна» ТК«Весна» ТК (Казан ш.)

Кояшлы, җылы, гаилә өчен! Яшь гаиләләр өчен шау-шулы Казан үзәгеннән аерым урнашкан торак комплексы. Һәр ишегалды – машиналар һәм чит-ят кешеләр үтеп керүдән ябык булган аерым тирәлек. Проектта мәктәп һәм 2 балалар бакчасын төзү каралган. Гаилә белән йөрүләр өчен велосипед юллары, балалар өчен уен зонасы һәм йога-парк белән язгы зур парк ясалган. Яз: яңа тормыш башлангычы!

«Царево Village»ТК«Царево Village»ТК (Казан ш.)

Экологияле, кояшлы, уңайлы! Эко-комплекс Казаннан машина белән 10 минутлап бара торган урында, шәһәр ыгы-зыгысыннан еракта урманнар, кырлар һәм балыкчылар күле чолганышында урнашкан. 2 балалар бакчасы, мәктәп, иркен эко-парк, уен һәм спорт мәйданчыклары – комплекс территориясендә балалы яшь гаиләләргә бөтен яшәү шартлары тудырылган. Царево Village: беренчесе, яхшысы, үзеңнеке!

«Венский лес» ТК«Венский лес» ТК (Уфа ш.)

Элегантлы, зәвыкълы, затлы! Уфаның яңа торак комплексы шәһәрнең урман биләмәләре әйләндереп алган ВДНХ янәшәсендәге экологик чиста "Зеленая роща" районында урнашкан. Югары катлардан Уфа елгасының ямьле үзән һәм райондагы гүзәл табигать күренешләре ачыла. Комплекста үсеш алган инфраструктурада, балалар бакчасын да кертеп, кызыклы балалар һәм спорт мәйданчыклары, воркаут, җепле парк зонасы бар. Венск урманы: тормыш кварталы!

«Южный бульвар» ТК«Южный бульвар» ТК (Тольятти ш.)

Заманча, куркынычсыз, ышанычлы! Кирпечтән төзелгән йортлары белән торак комплексы Тольяттиның үсеш алучы Автозавод районында урнашкан. Фатирлар төзү концепциясе ишегалларында уңайлы тирәлек хасил итә, комплексның үсеш алган инфраструктурасында заманча балалар бакчалары һәм спорт мәйданнары, йөреп керә торган аллеялар, экстрим-парк һәм барбекю зонасы бар. Комплекс проектында балалар бакчасын төзү күздә тотыла. Южный Бульвар: Тольятти үзәгендә яңа тормыш!

«ART City» ТК«ART City» ТК (Казан ш.)

Кыю, ямьле, курку белми торган! Казан үзәгендә яшьләр һәм актив кешеләр өчен яңа торак комплексы урын алган. Яшәеш өчен уңайлыклы тирәлектә машиналардан һәм чит-ятлар үтеп керүдән ябык ишегалды-парклар, балалар бакчалары, җәяүлеләр өчен җәен йөреп керү өчен бульвар һәм креатив арт-объектлар. ART City: яшәү сәнгате!

Тулырак белергә
Шәригать кануннары буенча алу мөмкинлеге булган торак

Һәр гаиләнең хосусый мөмкинлекләрен исәпкә алып һәм гореф-гадәтләрне, Ислам кыйммәтләрен һәм нормаларын үтәп, фатир сатып алу өчен уңайлыклы шартлар тәкъдим итәбез.

Яңалыклар
Передача ключей в доме №1 ЖК «Беседа»

Басылып чыкты: 25 март 2021 ел.

Как записаться на осмотр квартиры

Басылып чыкты: 30 октябрь 2020 ел.

Порядок наследования пая

Басылып чыкты: 01 октябрь 2020 ел.

Процентсыз кичектереп түләү программасында

710 катнашучылар саны кооперативка кергән

514 гамәлдәге пайчылар

504 сатып алынган фатирлар

Элемтәләр

Тел: +7 (843) 203-33-19
info@znkgt.ru

Казан ш.
Үзәк офис - Гаврилов ур., 1
Өстәмә офис - Анаса Тазетдинова ур., 1
Өстәмә офис - Гвардейская ур., 16В
Өстәмә офис - Умырзая ур., 10а

Уфа ш.
Өстәмә офис - Чернышевский ур., 104

Тольятти ш.
Сатулар офисы - Италия бульвары, 20

Санкт -Петербург ш.
Өстәмә офис - Пискарев Проспекты,1

Пермь ш.
Өстәмә офис - Екатерининская ур, д 165

Екатеринбург ш.
Өстәмә офис - Олимпия наб, 9/1

Персональ мәгълүматларны биргәндә, безнең сайт cookie файлларын һәм шуңа охшаш технологияләрне куллана.
Әлеге сайттан файдаланганда, сез cookie файлларының кулланылуына һәм Конфиденциальлек сәясәте нигезендә һәркем өчен мөмкин булган персональ мәгълүматларны эшкәртүгә риза булуыгызны раслыйсыз.