СОРАУЛАР

Түләнгән пайны кире кайтару

Гамәлдәге законнар нигезендә, пайның хак бәясен түләү фәкать Кооперативта әгъза булып торуны туктатканда гына карала.

Пайның хак бәясен түләү турында мәгълүмат:

  • «Торакка туплау кооперативлары турында» 2004 елның 30 декабрендәге 215-ФЗ номерлы федераль законның 32 статьясында;
  • «Жилищные Возможности» торакка туплау кооперативы уставының 9 өлешендә чагылдырылган.

Әйтик, 2004 елның 30 декабрендәге 215-ФЗ номерлы федераль законның 32 статьясындагы 4 пунктында әйтелгәнчә, «Кооперативта әгъза булып торуны туктату нигезләре барлыкка килгән финанс елы тәмамланган көннән башлап алты ай эчендә, әгәр кооператив уставында башка чор каралмаган булса, кооператив элеккеге кооператив әгъзасына яки пайга хокукы булган башка затларга пайның хак бәясен түләп бетерергә тиеш. Шул ук вакытта кооператив уставында каралган чор кооперативта әгъза булып торуны туктату нигезләре барлыкка килгән финанс елы тәмамланган көннән башлап ике елдан артык була алмый. Әгәр кооперативтан чыккан элеккеге кооператив әгъзасына файдалану өчен торак урын бирелгән булса, пайның хак бәясен түләү ул һәм аның белән бергә яши торган затлар әлеге торак урынны бушатканнан соң гамәлгә ашырыла».

Кооператив уставының 9.3 пункты нигезендә, «Элеккеге кооператив әгъзасына яки пайга хокукы булган башка затларга пайның хак бәясе Кооператив тарафыннан Кооперативта әгъза булып торуны туктату нигезләре барлыкка килгән финанс елы тәмамланган көннән башлап кимендә алты ай һәм иң күбе ике ел дәвамында түләнә.

Әгәр Кооперативтан чыккан элеккеге әгъзага кооператив тарафыннан файдалану өчен торак урын бирелгән булса, пайның хак бәясен түләү фәкать ул һәм аның белән бергә яши торган затлар әлеге торак урынны бушатканнан соң гына гамәлгә ашырыла».

Шул ук вакытта кооператив тарафыннан элеккеге кооператив әгъзасына яки пайга хокукы булган башка затларга түләнергә тиешле пайның хак бәясе:

1) элеккеге кооператив әгъзасына файдалану өчен тапшырылган торак урынны сатуга бәйле рәвештә кооператив тоткан чыгымнар күләменә;

2) пай кертеменнән тыш, элеккеге кооператив әгъзасының әгъза булып тору һәм башка кертемнәрне түләү буенча бурычлары күләменә, шулай ук пай кертемнәрен түләү буенча йөкләмәләрне бозган өчен Россия Федерациясе законнары һәм Кооператив уставы нигезендә билгеләнгән неустойка күләменә;

3) Кооператив тарафыннан файдалану өчен торак урын тапшырылган элеккеге кооператив әгъзасының махсус эксплуатацияләү һәм ресурс белән тәэмин итү оешмалары күрсәткән коммуналь хезмәтләргә түләүдәге бурычлары күләменә киметелергә мөмкин.

Пай кертемнәрен өлешчә кайтару законнарда каралмаган.

 

Инвалид һәм хәрәкәтендә чикләнгән клиентлар өчен сатып алу мөмкинлекләре

Уңайлы сату офисы

«ART City» торак комплексының  Октябрь шәһәрчеге, 1/24 йорт адресы буенча урнашкан сату офисында каршылыксыз мохит тәэмин ителгән. Биредә клиент менеджердан консультация алып, документларны имзалый ала. Торакка туплау кооперативы менеджеры әлеге офиста дүшәмбе-җомга көннәрендә 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 9 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр эшли. 

Документларны читтән торып тапшыру

Шулай ук читтән торып та хезмәт күрсәтелә һәм документлар рәсмиләштерелә, моның өчен үз менеджерыңа шалтырату да җитә. 

  1. "Унистрой" компаниясе офисына килергә 
  2.  ТТК (торакка туплау кооперативы) белгече белән кооперативка керү өчен гаризаны тутырырга; 
  3. "Унистрой" компаниясенең теләсә кайсы торак комплексыннан фатир сайларга; 
  4. Фатир сайлау нәтиҗәсендә Кооператив белгече Броньга кую турында килешү төзи. Сез, җаваплы затлар имзалаганнан соң (1-4 көн), документларны үзегезгә ала аласыз.

Реквизитлар буенча банкта кертемнәрне төрле счетларга түләргә:

КЕРҮ КЕРТЕМЕ - 10 000 сум 
 ТТК катнашуның беренче ае өчен ӘГЪЗАЛЫК КЕРТЕМЕ - 1 000 сум 
 Түләү кооперативка керү турында Гариза имзаланган датадан башлап 3 көн эчендә күчәргә тиеш; 
 ПАЙ КЕРТЕМЕНЕҢ БЕРЕНЧЕ ӨЛЕШЕ 
 Броньга кую турында килешүдә билгеләнгән срокларда милекчелек хокукы күчүен теркәгән өчен ДӘҮЛӘТ ПОШЛИНАСЫ ТҮЛӘҮ - 22 000 сум

Кертемнәрне түләгәндә “Түләүнең билгеләнеше” дигән юлда түбәндәгеләрне өтер аша күрсәтү МӘҖБҮРИ:

гаризаның № - шәхси кабинетта күрсәтелгән,

шартнамә коды - шәхси кабинетта күрсәтелгән,

Кооператив әгъзасының ФИА,

кертем төре (пай/әгъзалык).

Әлеге белешмәләрне кассирга бирергә яисә, банкларның мобиль кушымталары аша түләгәндә, мөстәкыйль кертергә кирәк.

Татарстан Республикасы, Казан ш., Азат Габбасов ур. 77 й. (Весна ТК) фатиры өчен түләү билгеләнешенә мисал: 777, ZV-777777, пай кертеме, Габдуллин Габдулла Габдуллаевич, 7 777сум

Татарстан Республикасы, Казан ш., Азат Габбасов ур. 77 й. (Весна ТК) фатиры өчен түләү билгеләнешенә мисал: 777, ZV-777777, әгъзалык кертеме Габдуллин Габдулла Габдуллаевич, 1 000 сум

Әгъзалык һәм пай кертемнәре төрле түләүләр белән гамәлгә ашырыла.

Шәхси кабинеттагы түләүләрне сезнең һәр килешү буенча ике ысул белән гамәлгә ашырырга мөмкин:

  1. «Пай кертеме» һәм «Әгъзалык кертеме» дигән төймәләр ярдәмендә. Төймәгә баскан очракта сез түләү бүлегенә килеп чыгасыз, анда инде түләүнең билгеләнеше һәм киңәш ителгән суммасы күрсәтелгән була. Сезгә түләү өчен карта мәгълүматларын кертергә кирәк. Түләнгән акча «Энергобанк» АКБ (АҖ) тиешле счетына күчерелә.

2. Сезнең банкның мобиль кушымтасыннан түләү өчен QR-код, түләүнең билгеләнеше автомат рәвештә чыгарыла. Йә булмаса, түләү билгеләнешен дөрес күрсәтмәү очракларын булдырмас өчен, аны бастырырга һәм скан аша чыгарту өчен банк кассирына тапшырырга мөмкин.

Эш вариантлары:

 Әгәр Сез бердәнбер варис яисә калган варислар сезнең файдага мирас өлешеннән баш тартыр, дип ышанасыз һәм агымдагы прайслар буенча квадрат метрлар бәясен Мирас турында таныклык алынганны көтмичә генә беркетергә телисез икән, ул вакытта:

  1. Сезгә «Жилищные Традиции» торакка туплау кооперативына пайчының вафат булуы турындагы таныклык фотосын/ аның күчермәсен кулдан тапшырырга яки Кооперативның info@znkgt.ru рәсми электрон почтасы аша җибәрергә кирәк. Вафат булу турындагы таныклык фотосын шулай ук персональ менеджерның телефон номеры буенча WhatsApp аркылы да җибәрергә була.
  2. Үзегез өчен уңайлы вакытта Торакка туплау кооперативына килеп, Кооперативка әгъза булып керүгә һәм пай туплый башлауга документлар тутырырга.
  3. Кооператив әгъзасы сыйфатында Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында дәүләт теркәве турында белешмәләр кертелгәннән соң 5 (Биш) эш көне эчендә банк реквизитлары буенча:

- Әгъза булып кергән өчен 10 000 сум;

- Әгъза булып торган өчен айлык түләү 1000 сум

түләргә кирәк.

  1. Федераль салым хезмәтендә теркәлеп, Кооперативка керү һәм әгъза булган өчен түләгәннән соң, Сез Торакка туплау кооперативында үзегезнең персональ менеджердан вафат булган пайчының Кооператив сайтындагы шәхси кабинетыннан логин белән парольне соратып аласыз, анда пай кертемнәре, сатып алынган квадрат метрлар күләме һәм алар өчен тулысынча түләп бетерелергә тиешле сумма өлеше турында белешмәләр күрсәтелгән була.

Нотариустан Мирас кабул итеп алу турындагы таныклыкны алганчыга кадәр сез фатир өчен түләргә тиешле айлык пай түләвенең агымдагы минималь күләме дә шунда ук күрсәтелгән була.

  1. Мирас таныклыгы нотариустан алынгач һәм аның күчермәсе Торакка туплау кооперативына тапшырылгач, вафат булган Кооператив әгъзасының барлык пайлары Сезгә күчерелә, ягъни пай туплау режимында Сез керткән пай түләүләре мирас итеп алына торган объект буенча киңәш ителгән һәр түләүне керткән дата бәяләре буенча квадрат метрларга юнәлдереләчәк.

 

Әгәр Сез бердәнбер варис булмасагыз:

  1. Мирас кабул итүчеләрнең теләсә кайсына пайчының вафат булуы турындагы таныклык фотосын/ аның күчермәсен Кооперативка үзлектән тапшырырга яки «Жилищные Традиции» торакка туплау кооперативының info@znkgt.ru рәсми электрон почтасы аша җибәрергә кирәк. Вафат булу турындагы таныклык фотосын шулай ук персональ менеджерның телефон номеры буенча WhatsApp аркылы да җибәрергә була.
  2. Вафат булган Кооператив әгъзасының пае фәкать бер генә вариска тапшырылырга мөмкин. Димәк, варисларга, нотариуска барып, кемнең Кооперативка кереп, пайны үзенә алачагы турында хәл итәргә кирәк.
  3. Вариска, үзе өчен уңайлы вакытта, Кооператив офисына килергә, пай буенча Мирас кабул итеп алу таныклыгын күрсәтергә, Торакка туплау кооперативына керү өчен документлар тутырырга кирәк.
  4. Кооператив әгъзасы сыйфатында Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында дәүләт теркәве турында белешмәләр кертелгәннән соң 5 (Биш) эш көне эчендә банк реквизитлары буенча:

- Әгъза булып кергән өчен 10 000 сум;

- Әгъза булып торган өчен айлык түләү 1000 сум

түләргә кирәк.

  1. Федераль салым хезмәтендә теркәлеп, Кооперативка керү һәм әгъза булган өчен түләгәннән соң, Сез Торакка туплау кооперативында үзегезнең персональ менеджердан Кооператив сайтындагы шәхси кабинеттан логин белән пароль соратып аласыз, анда пай кертемнәре, сатып алынган квадрат метрлар күләме һәм алар өчен тулысынча түләп бетерелергә тиешле сумма өлеше турында белешмәләр күрсәтелгән була.

Фатир өчен агымдагы айлык пай кертеменең минималь күләме дә шунда ук күрсәтелгән була.

"Жилищные Традиции" ТТК уставында пеняларның, штрафларның һәм неустойкаларның булмавы каралган.

ПАЙ кертеменең беренче өлешен керткәннән соң биш эш көне узгач Сез үзегезнең ТТК персональ менеджерыгыздан ZNKGT.RU сайтында урнашкан шәхси кабинеттан логин һәм пароль соратып ала аласыз. 
Парольне җыйганда клавиатураның латин (инглиз) хәрефләре кулланыла.

  • Кооператив Сезне "Жилищные Традиции" ТТК әгъзалары составына кертү турында белешмәләрне Юридик затларның бердәм дәүләт реестрына (ЮЗБДР) өстәмәләр, үзгәрешләр кертү өчен Федераль салым хезмәтенә җибәрә.
  • Кооперативка керү турында Гариза язганнан соң бер ай узгач Сезгә Кооператив белгече Сезнең теркәлүне раслап һәм түбәндәге документларны алу өчен сатулар офисына килергә чакырып шалтыратачак:
      • ЮЗБДР реестрыннан Өземтә күчермәсен;
      • Кооперативка керү турында Гаризаның Кооператив мөһере һәм директор имзасы салынган бер нөсхәсен.

Йорт эксплуатациягә тапшырылганнан соң Сез фатирны карау һәм кабул итү өчен чакырылачаксыз (бу хакта Сезгә телефон буенча хәбәр ителер һәм карау датасы һәм вакыты билгеләнер).

Алга таба Сезгә Карау актына кул куярга һәм, төзү-монтажлау эшләренең сыйфатына карата кисәтүләр булмаганда, аның фотосын/күчермәсен үзегезнең персональ менеджерга җибәрергә кирәк булачак.

КИСӘТҮЛӘРЕ БУЛМАГАН Карау акты күчермәсе нигезендә Сезгә фатирны тапшыруны кабул итү турында 3 нөсхәдә АКТ әзерләнәчәк, аның 2сен Сез үзегезгә алачаксыз.

Алга таба Идарәче компания белән хезмәт күрсәтүләр буенча Шартнамә төзисез һәм Үз фатирыгыздан ачкычлар алачаксыз.

Йорт кадастр исәбенә куелгач һәм фатирга милекчелек хокукының Кооперативка күчүе турында документларны теркәү палатасында рәсмиләштергәннән соң, без түбәндәге документлар җыелмасын әзерләрбез һәм Сезгә бирербез:

  • ЮЗБДР реестрыннан өземтәнең таныкланган күчермәсен,
  • Сезнең өчен Кооперативның фатир сатып алуы турында шартнамәнең төп нөсхәсен;
  • фатирны файдалануга тапшыру турында Карар күчермәсен;
  • Кооперативның Сезнең өчен сатып алынган фатирга милекчелек хокукының күчүен теркәү буенча дәүләт пошлинасының түләнүе турында квитанция күчермәсен.

Фатирга милекчелек хокукы ТТК теркәлгәннән соң пай түләүче теркәлүгә ризалык алырга мөмкин (якын туганнарын да кертеп).
Нинди документлар кирәк:

  • пай түләүче исеменнән гариза
  • теркәлү таләп ителә торган затлар өчен шәхес таныклаучы документлар

7 эш көне эчендә Сезнең өчен Кооперативның теркәүгә ризалыгы һәм фатир өчен таныкланган күчермә әзерләнәчәк, әлеге документларны паспорт өстәленә яки күпфункцияле үзәккә тапшырасыз.

Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша яшәгән урын буенча теркәлүгә язылу күрсәтмәсе

 Шәхси кабинетны теркәп, аны раслаганнан соң:

1) Шәхси кабинет битендә «Хезмәтләр күрсәтү» яки «Күрсәтеләчәк хезмәтне сайларга» дигән урынга басабыз;

  

2) Алга таба «Паспортлар, теркәлү, визалар» дигән өлешен сайлыбыз;

3) Килеп чыккан биттә «Гражданнарны теркәү» дигәнен сайлыйбыз;

4) Вакытлыча яки даими – ничек теркәлергә теләвебезгә карап, «Гражданинны яшәгән урыны буенча теркәү» (даими булган очракта) яки «Гражданинны торган урыны буенча теркәү» (вакытлыча булган очракта) дигән өлешен сайлыйбыз;

5) Киләсе биткә күчкәндә, «Хезмәттән файдалану төрен сайлагыз» дигән өлешендә «Ведомствога шәхсән бару» дигәнен сайлыйбыз;

    

6) Шуннан соң «Кабул итүгә язылу» өлешенә басабыз;

7) «Сезнең шәхси мәгълүматлар» бүлегендә гариза бирүченең шәхси мәгълүматларын дөреслеккә тикшерәбез (мәҗбүри!);

  

8) РФ Эчке эшләр министрлыгының файдалана алу мөмкинлеге булган бүлекчәләреннән «Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсенең 12 нче «Гвардейский» полиция бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча рөхсәт бирү-виза эше бүлеге»н сайлыйбыз;

9) «Кабул итүгә язылу вакыты»на басабыз;

  

10) Бару өчен уңайлы көнне һәм вакытны сайлыйбыз;

11) Килеп чыккан язуда «Әйе, раслыйм» дигәненә басабыз;

12) Сез хәзер теркәлү буенча документлар тапшыру өчен кабул итүгә язылдыгыз.
Үзегезнең пин-кодны һичшиксез истә калдырыгыз (!)
 Кирәк булган очракта, тиешле сылтамага басып, раслый торган битен чыгартып алырга мөмкин.

  • Кооперативка керү турында Гариза имзаланганнан соң (чама белән бер айдан соң) Сезне хәбәр иткән көнне яки аннан соңгы эш көнендә алып китәргә кирәкле документларны алу өчен сатулар офисына чакырырлар;
  • Нотариуста балага өлеш бүлеп бирү турында йөкләмә рәсмиләштерергә кирәк;
  • Федераль салым хезмәтендә теркәлгән вакыттан башлап 5 эш көне эчендә: 
    • Россия Пенсия фондына документларны тапшырырга,
    • язу алырга
    • аның күчермәсен үзегезнең персональ менеджерга тапшырырга.

Беренче балага алынган сертификат:
Беренче балага алынган сертификаттан балага 3 яшь тулганнан соң гына файдаланырга мөмкин. 2020 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласы туган ата-ана сертификат алу хокукына ия.

Эш кылу тәртибе түбәндәгечә:

  • Сатып алучыга кооперативка керү өчен гариза язарга кирәк.
  • 10 эш көне - Федераль салым хезмәтендә карау чоры
  • Шуннан соң 20 көн узгач пайны тапшыруга бәйле алыш-бирешкә ТТК хезмәткәрләре тарафыннан документлар әзерләнә.
  • Тикшергәннән соң Сезгә документларның әзер булуы турында хәбәр ителә. Сезгә идарәче компаниядән коммуналь бурычларның булмавы турында белешмә китерергә кирәк.
  • Сез алыш-бирешкә киләсез.

100% сатып алганнан соң милекчелек хокукы күчкәндә төрле сроклар булырга мөмкин:

  1. Йорт инде тапшырылган. Фатир ТТК рәсмиләштерелгән очракта, срок соңгы түләү һәм идарәче компаниядән коммуналь бурычларның булмавы турында белешмә тапшырылган датадан соң 30 календарь көне тәшкил итә.
  2. Йорт әле тапшырылмаган һәм милекчелек хокукы ТТК рәсмиләштелмәгән. Бу очракта сроклар - индивидуаль һәм йортны кадастр исәбенә куюга бәйле.

Кичектереп түләү (рассрочка) шарты бары тик "ART City", "Лето", "Беседа", "Весна", "Царево Village", "Венский лес", "Южный бульвар" торак комплексларындагы фатирлар өчен генә мөмкин. 

Кооператив һәр пайчының ризалыгыннан башка ябыла алмый. Бу хәл "Торакка туплау кооперативлары турында" 215-ФЗ номерлы федераль законда язылган.

Күчемсез мөлкәт объектлары
«Весна» ТК«Весна» ТК (Казан ш.)

Кояшлы, җылы, гаилә өчен! Яшь гаиләләр өчен шау-шулы Казан үзәгеннән аерым урнашкан торак комплексы. Һәр ишегалды – машиналар һәм чит-ят кешеләр үтеп керүдән ябык булган аерым тирәлек. Проектта мәктәп һәм 2 балалар бакчасын төзү каралган. Гаилә белән йөрүләр өчен велосипед юллары, балалар өчен уен зонасы һәм йога-парк белән язгы зур парк ясалган. Яз: яңа тормыш башлангычы!

«Царево Village»ТК«Царево Village»ТК (Казан ш.)

Экологияле, кояшлы, уңайлы! Эко-комплекс Казаннан машина белән 10 минутлап бара торган урында, шәһәр ыгы-зыгысыннан еракта урманнар, кырлар һәм балыкчылар күле чолганышында урнашкан. 2 балалар бакчасы, мәктәп, иркен эко-парк, уен һәм спорт мәйданчыклары – комплекс территориясендә балалы яшь гаиләләргә бөтен яшәү шартлары тудырылган. Царево Village: беренчесе, яхшысы, үзеңнеке!

«Венский лес» ТК«Венский лес» ТК (Уфа ш.)

Элегантлы, зәвыкълы, затлы! Уфаның яңа торак комплексы шәһәрнең урман биләмәләре әйләндереп алган ВДНХ янәшәсендәге экологик чиста "Зеленая роща" районында урнашкан. Югары катлардан Уфа елгасының ямьле үзән һәм райондагы гүзәл табигать күренешләре ачыла. Комплекста үсеш алган инфраструктурада, балалар бакчасын да кертеп, кызыклы балалар һәм спорт мәйданчыклары, воркаут, җепле парк зонасы бар. Венск урманы: тормыш кварталы!

«Южный бульвар» ТК«Южный бульвар» ТК (Тольятти ш.)

Заманча, куркынычсыз, ышанычлы! Кирпечтән төзелгән йортлары белән торак комплексы Тольяттиның үсеш алучы Автозавод районында урнашкан. Фатирлар төзү концепциясе ишегалларында уңайлы тирәлек хасил итә, комплексның үсеш алган инфраструктурасында заманча балалар бакчалары һәм спорт мәйданнары, йөреп керә торган аллеялар, экстрим-парк һәм барбекю зонасы бар. Комплекс проектында балалар бакчасын төзү күздә тотыла. Южный Бульвар: Тольятти үзәгендә яңа тормыш!

«ART City» ТК«ART City» ТК (Казан ш.)

Кыю, ямьле, курку белми торган! Казан үзәгендә яшьләр һәм актив кешеләр өчен яңа торак комплексы урын алган. Яшәеш өчен уңайлыклы тирәлектә машиналардан һәм чит-ятлар үтеп керүдән ябык ишегалды-парклар, балалар бакчалары, җәяүлеләр өчен җәен йөреп керү өчен бульвар һәм креатив арт-объектлар. ART City: яшәү сәнгате!

Персональ мәгълүматларны биргәндә, безнең сайт cookie файлларын һәм шуңа охшаш технологияләрне куллана.
Әлеге сайттан файдаланганда, сез cookie файлларының кулланылуына һәм Конфиденциальлек сәясәте нигезендә һәркем өчен мөмкин булган персональ мәгълүматларны эшкәртүгә риза булуыгызны раслыйсыз.